Әлмәт районында ел башыннан алып янгында 4 кеше һәлак булган
2020 елның 7 аенда Әлмәт муниципаль районында 238 янгын теркәлгән, аларда 4 кеше һәлак булган, 11 кеше зыян күргән, төп сәбәпләре: электр җиһазны кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу, җылыту мичләрен кулланган вакытта янгын куркынычсызлык кагыйдәләрен дөрес үтәмәү, ут белән саксыз эш итү, ут төртү һәм яшен сугулары.